22 сентябрьдә Дәүләт Думасы декрет ялындагы хатын-кызларга өстәмә белем бирү турында төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде:
"Бүген без декрет ялындагы әниләргә өстәмә белем бирү алуны гадиләштерүче төзәтмәләрне беренче укылышта кабул иттек. Яшь ана элек булганча яшәү урыны буенча гына түгел, ә башка урындагы мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала"