Метеорологик фараз
Имин булмаган метеорологик күренешләр. 22 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә көчле җил булуы көтелә - 15-18 м/с.
21 сентябрьдә 18 сәгатьтән 22 сентябрьдә 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Аязучан болытлы.
Төнлә һәм иртән урыны белән аз гына яңгыр.
Көндез явым-төшемнәрсез диярлек.
Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан көньяк-көнбатышка авышучан җил - 8-13 м/с, урыны белән кискен - 15-18 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +6..+8˚.
Көндез максималь һава температурасы +14..+16˚.