Бүген тыл ветераны Собакина Мәгъриҗиһан Рамазан кызы 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итә

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 21 сентябрьдә, тыл ветераны Собакина Мәгъриҗиһан Рамазан кызы 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итә.

Мәгъриҗиһан Рамазан кызы Минзәләдә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң балалар йорты ашханәсендә хезмәт куйган, 4 нче ашханәдә күп еллар официнат булып эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыга. Аның күпсанлы бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр, 5 оныгы һәм 5 оныкчасы аның хәл-әхвәлен белешеп торалар.

                               Хөрмәтле Мәгъриҗиһан Рамазановна!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз.
Сәламәтлек, якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы                        А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International