Район башлыгы Айдар Сәлаховның Урман ххезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 20 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәегез белән котлыйм!

Билгеләнеше буенча гына түгел, ә җәмгыять тормышында бик мөһим булган авыр, җаваплы, тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз.
Яшел массивларны арттыру һәм торгызу буенча зур эш башкарып, сез районыбыз табигатенең байлыгын һәм матурлыгын киләчәк буыннарга калдырасыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, теләкләрегезнең кабул булуын, бәхет һәм иминлек телим.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International