18 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

-Төнлә һәм иртән томан, көнчыгыш районнарда кырау төшәчәк;

-иртән һәм көндез көчле җил 15-18 м/с (Казанда да).

18 сентябрьгә

17 сентябрьдә 18 сәгатьтән 18 сентябрьдә 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез диярлек. Җил көньяктан 5-10 м/с, иртән һәм көндез урыны белән кискен - 15-17 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +8..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +19..+21˚.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International