Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан яңа "Агропрогресс" грантына дәгъва итә алалар. Аның суммасы 30 млн сум тәшкил итә. Бу турыда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.