Минзәлә районы сайлаучыларының 90% ы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирделәр.
11-13 сентябрьдә сайлау участокларында җанлылык сизелде. Татарстан Республикасы Президентына кандидатлар сайлау нәтиҗәләре буенча:
Вәлиев Альфред Рәкыйп улы («Коммунисты России») - 4,2%
Михеев Альмир Александрович («Справедливая Россия») – 2,6%
Коробченко Олег Владимирович («Партия Роста») – 1,4%
Сурчилов Владимир Валерьевич (ЛДПР) - 1,4%
Шулай ук Минзәлә шәһәр Советына һәм Минзәлә муниципаль районының 19 авыл җирлегенә депутатлар сайланды. Барлыгы 163 депутат сайланды.