"Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре тамыразыкларны җыюга керештеләр.
Шикәр чөгендере 4873 гектарда игелде. 239 гектарда җыеп алынды, әлегә уңдырышлылык гектардан 440 центнер тәшкил итә. 10500 тонна чөгендер өемнәргә өелде.