Бүген көн кояшлы һәм җылы иде, бу халыкның кәефенә дә уңай тәэсир итте. Сайлау комиссиясе әгъзаларына өлкәннәр янына бару уңайлы булды. Тауасты Байлар авылыннан Ләүсирә Ханова комиссия әгъзаларын Татарстан гербы төшерелгән футболкада каршы алды.
Ләүсирә Ханова:
–Бер сайлауны да калдырганым юк. Хәзер инде өлкән яшьтә сайлау комиссиясе әгъзаларына мөрәҗәгать итәм. Үзләре өйгә килә. Без, өлкән кешеләргә бу бик кулай.
http://menzela.ru/index.php/news/tema-dnya/golosovanie-na-domu-udobno-pozhilym