Минзәлә театры - Иске Иркәнәш сәхнәсендә

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары клубта "Кайнана" спектаклен күрсәтте.

Килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлаучы көлкеле дә, бер үк вакытта гыйбрәтле дә булган комедиядә берьюлы ике халык артисты - Рәзилә Муллина һәм Венера Нигъмәтуллина уйный.

Яшь булуларына карамастан, үз сәләтләрен күрсәтергә өлгергән - абыйлы-сеңлле Нәфис һәм Индира Гайфуллиннар, Диләрә Кәримуллина, аеруча Илназ Хисмәтуллинның уйнавы тамашачыга бик ошады.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskiy-teatr-na-stsene-starogo-irkenyasha

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International