Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 95 яше белән котладылар

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Белов Александр Филиппович туган көнен билгеләп үтә.

Александр Филиппович Минзәлә районы Иске Матвеевка авылында туган.
5 сыйныфны тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң туган колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган,  1967елдан тегермәндә эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Намуслы хезмәте өчен юбилей медальләре, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, "Мактаулы колхозчы" исемен йөртә.
Тормыш иптәше Анна Назаровна белән ике кыз үстергәннәр.Бабайның 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Александр Филиппович! 
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.

Ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф, якыннарыгыз яратучын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телим.

Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль район башлыгы                  А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International