Һәр подъезд янына эскәмияләр, чүп савытлары куела.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")
Аларны ясарга заказ шәхси эшмәкәр Ренат Яппаровка бирелгән. Нәкъ шушы вакытта ул күрсәтергә дип ясаган эскәмияне алып килде.
–Бик уңайлы, өчәр кеше сыешлы, иркен була болар, –диде район башлыгы Айдар Салахов эскәмиягә үзе утырып карагач.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән башланып киткән “Безнең ишегалды” программасына быел шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы 3/1, 3/2, 3/2А, 3/11 күпкатлы йортлар ишегалды да керә.
Район башлыгы Айдар Салахов шәһәр һәм подрядчы оешма җитәкчелеге катнашында биредә төзекләндерү эшләре белән танышты.
–Монда төзекләндерү эшләре сыйфатлы башкарыла, шушы темпны киметмәскә кирәк, – диде район башлыгы Игорь Фрик җитәкчелегендәге подрядчы оешма адресына.
–Әлеге ишегалдында төзекләндерү эшләрен июль аенда башлап җибәргән идек. Биредә асфальтланачак барлык мәйдан 1600 кв.м тәшкил итә. Шуның байтак өлешен – 600 кв.м башкардык инде. Хәзер без әлеге ишегалдында 3/2А йорты янында тротуар салырга әзерлек эшләре алып барабыз,– диде оешма мастеры Виталий Латышев.
Ишек аллары биредәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлыга әйләнә бара: йортларга керү юлларына асфальт салына, тротуарлар, парковкалар, балалар өчен уен мәйданчыклары ясала, кер киптерү өчен дә урын булдырыла, яктырткычлар урнаштырылачак.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/ishegallarynda-eskmiyalr-uayly-da-nykly-da-bulachak