Бүген район башлыгы кабинетында бераз символик төсмер белән булса да тирән мәгънәгә ия булган вакыйга булды.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Район игенчеләре быел бөртекле культуралардан рекордлы уңыш җыеп алды.197 мең тонна.Бу уңышка гектар көче генә түгел,терлекләр саны аз булу сәбәпле , азык культуралары мәйданы кимеп күбрәк арпа,бодай чәчү бәрәбәренә ирешелде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков рекордлы уңышны алу фактын ныгыту өчен район башлыгы Айдар Салаховка тантаналы төстә күмәч тапшырды.
Айдар Салахов:
- Район игенчеләрен бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйм.Югары технологияләрне белеп куллану һәм тырыш хезмәт белән генә менә шундый уңышка ирешү мөмкин.Без махсус положение нигезендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләп бардык.Җәйге кыр эшләре тәмамлангач ,җаен чыгарып,алдынгыларны мактау,бүләкләү җаен табарбыз дип уйлыйм.
Район басуларында эш дәвам итә әле.Бераз рапсны җыеп аласы калды,шактый зур мәйданда шикәр чөгендере,көнбагыш бар әле.Алар да яхшы уңыш вәгъдә итә.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/kilse-elga-burych-kueldy