Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, "Милли шура" Бөтендөнья татарлар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шәйхразиевның Минзәлә районына эшлекле сәфәре барышында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә керткән өлеш өчен "ТАТМЕДИА" АҖ "Минзәлә-информ" филиалы редакторы Флүрә Мусинага, туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Бедаревага, татар гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Роза Биктаһировага, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Муллинага "ТАССР оешуга 100 ел" истәлек билгесен тапшырдылар. Шулай ук ул эшмәкәр Дамир Каюмовка "Татарстан Совет Социалистик Республикалар Союзы оешуга 100 ел" мәгълүмати билгесен (логотибын) актив кулланганы өчен сертификат тапшырды.