Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культураларны җыюны төгәлләделәр.
Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га ашлык сугылган, 5245,1 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 35,4 ц/га тәшкил итә.
Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыюга керештеләр.