Минзәлә районы ЗАГС бүлеге хәбәр итә

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның сигез ае эчендә 75 бала туган, узган елның шушы чорында бу күрсәткеч 88 иде.

Районның ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча (җитәкчесе - Анна Куприянова), агымдагы елның август аенда Минзәлә районында 13 бала туган. Шуларның сигезе кыз бала, калганнары - малайлар. Икесе гаиләдә беренче бала, сигезе - икенче, калганнары өченче бала булып туган.

 

Исемнәр: Аделия, Диана, Алена, Эльза, Евгения, Рада, Камилла, Аделина, Артемий, Тимофей, Дмитрий, Амир, Даниэль.

http://menzela.ru/news/novosti/kakie-imena-menzelintsy-dayut-novorozhdennym

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International