Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләрне җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә (99%), Биектау, Түбән Кама (98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче (97%) районнары финиш сызыгында. Исегезгә төшерәбез, Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре уңышны беренче булып төгәлләделәр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, республика игенчеләре шикәр чөгендерен алуга керештеләр.
Бүгенге көнгә шикәр чөгендере 6010 га мәйданда җыелган (фаразланганның 12%). 243,9 мең тонна тамыразык казылган, уртача уңыш – 405,9 ц/га.