Бакчачы көне ярминкәсендә Татарстанның кулланучылар кооперативларына 25 автомобиль тапшырдылар

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачы көне уңаеннан "Казан" агропромпаркында оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз кооперативлары хәзерләү эшчәнлеге өчен 25 махсуслаштырылган автомобиль алдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең кунагы булды. Ул республиканың коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре тәкъдим иткән продукциягә бәя бирде. Шулай ук Татпотребсоюзның район бүлекчәләре үз товарларын тәкъдим иткән рәтләрне йөреп чыкты. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International