Район башлыгы Айдар Сәлаховның Белем көне һәм Яңа уку елы белән котлавы

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Кадерле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар!

Бу бәйрәм - елда иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәм, ул барлык буыннарга кадерле, яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишекләр ача. Бу көн турында якты хатирәләр безне гомер буе рухландыра, тормышта авыр минутларда ярдәм итә.

Иң беренче нәүбәттә якты, мәшәкатьле тормышка, яңа үрләр, җаваплы һәм җитди сынулар белән көндәлек мәктәп тормышына илтүче беренче кыңгырау чыңыг ишетүче беренче сыйныф укучыларын котлыйм.

Өлкән сыйныф чыгарылыш укучылары өчен һөнәр һәм алдагы тормыш юлын сайлауда билгеләүче булачак ел башлана.

бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышлырга бай булсын, мәктәп тормышы эчтәлекле һәм төрле булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International