Юртау бистәсендә күпкатлы йортлар фатирларында, шәхси йортларда хисап приборлары урнаштырылачак, шулай ук биредә биологик чистарту корылмалары төзеләчәк.
Бу корылмалар тәүлегенә 75 куб.метрга кадәр агынты суларны чистартырга сәләтле. Алар сафка баскач күпфатирлы йортлардан гына түгел. ә балалар бакчасы, башлангыч мәктәптән дә шакшы сулар чистартылачак. Бистә территориясендә 8 күпфатирлы һәм 150 гә якын шәхси йорт, социаль обектлар да бар, 400 дән артык кеше яши.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-poselke-yurtovo-stroyatsya-ochistnye-sooruzheniya