Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля бикеева 2020 елның илебез һәм республикабыз өчен мөһим ел икәнлеген искәртеп үтте. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР оешуга 100 ел һәм бүген Республика көнен билгеләп үтәбез.
ярышларда 9 команда катнашты: «Мензеля» - Минзәлә, «Заря» - Яр Чаллы, «Кама-М» - Алабуга, «Апсалямово» - Уруссу, «Атланты» - Яр Чаллы, «Универсал» - Алабуга, «Интер» - Октябрьский, «Ремдизель» - Яр Чаллы, «Фортуна» - Чистай.