Галиуллина Гөлмизадә Лотфулла кызын юбилее белән котладылар

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген Минзәлә районында яшәүче Галиуллина Гөлмизадә Лотфулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гөлмизадә Лотфулла кызы Актаныш районы Усы авылында дөньяга килә. Башлангыч белем алгач, Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәренә китә. Кранчы булып эшли. Кияүгә чыга. 1969 елда гаилә туган авылына кайта. Тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр.

Хөрмәтле Гөлмизадә Лотфулловна!

Эчкерсез теләкләр һәм котлауларны кабул итеп алыгыз!

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. күңел тынычлыгы телибез.

Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль район башлыгы

                       А.Ф. Салахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International