Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлауларны кабул итеп алыгыз!
Республикабызның төп казанышлары – тотрыклылык, иминлек нигезе һәм чәчәк ату өчен төп фактор булган милләтара һәм конфессиара тынычлыкны саклау.
Бүген Татарстанда 173 милләт яши. Бу барлык ведомстволарның көчләрен берләштерә һәм команданың җайлы эшен тәэмин итә алган республикабыз лидеры - Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Татарстан Россия Федерациясендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Бу бөтен дөньяда танылу алган тотрыклы һәм динамик үсештә булган алдынгы төбәкләрнең берсе.
Республикада төрле проектлар гамәлгә ашырыла, инвестицияләр нәтиҗәле җәлеп ителә, химия һәм нефть сәнәгате, агач эшкәртү. авыл хуҗалыгы һәм инновацияле технологияләр үсеш ала.
Барыгызга да. якыннарыгызга да нык сәламәтлек. гаилә бәхете, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.
Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!