Минзәлә районында тыл хезмәтчәне Гайнетдинова Миңнекамал Юныс кызын юбилее белән котладылар

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Гайнетдинова Миңнекамал Юныс кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Миңнекамал Юныс кызы Минзәлә районының Гөлек авылында туган. Туган колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Юбилярның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән өч ул үстергәннәр.

Бүген аны 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы сөендерә.

Хөрмәтле Миңнекамал Юныс кызы! 

Туган көнегез уңаеннан котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек. иминлек, озын гмоер күтәренке кәеф. якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
              А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International