1 нче номерлы урта мәктәп
Бина 19 гасырның икенче яртысында сафка баса. Революциягә кадәр помещик Горбушинныкы була.
Бина янындагы зур җимеш бакчасы да аныкы була. Әмма Горбушин банкротлыкка чыга, бина дәүләткә күчә. Анда алты сыйныфлы хатын-кызлар гимназиясе урнаша. Биредә дворян, сәүдәгәр, хәлле крестьян балалары белем ала.