Халыкка гриппка каршы вакцинация ясау зарур

2020 елның 28 августы, җомга

Халыкны яңа эпидемиологик сезонга әзерләү буенча санитар-эпидемиологик комиссиянең видеоконференциясе узды. Бу эпидемиологик сезоннан нәрсә көтәргә?

Алдагы эпидемиологик сезон башка еллардагыдан катлаулырак булырга охшаган. Ковид-19 коронавирус инфекциясе тәмамланмаганлыктан, яңа инфекция таралмас дияргә гарантия юк.

Вазгыятьне катлауландырмас өчен халыкны вакциянацияләү зарур. Иң беренче чиратта кечкенә балаларны, мәктәп укучыларын. барлык укытучыларны, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешма һәм предприятие хезмәткәрләрен, 60 яшьтән өлкән кешеләрне вакцинацияләргә кирәк.

Узган ел республикада гриппка каршы 1 миллион 894 мең кеше вакцинацияләнде. 2018елда татарстанлыларның 45%ы вакцинацияләнде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/vaktsinatsiya-naseleniya-protiv-grippa-neobkhodima

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International