Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясен хупладылар

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Яңа уку елы алдыннан Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы авыр тормыш хәлендә калган күпбалалы гаиләләрдә яшәүче балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр.

Ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыеныргә ярдәм ит" акциясе кысаларында ике ведомствоның Яшьләр советы вәкилләре булачак беренчеләр өчен портфельләр, канцтоварлар, татлы бүләкләр сатып алдылар һәм алар янына кунакка киттеләр.

Әлеге акция кысаларында 21 бала тәрбияләнә торган 4 гаиләгә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International