Район педагоглары җыелышында укыту процессында милли белем бирү компонентларын һәм алдынгы инновацияле технологияләрне куллану зарурлыгына басым ясалды.
Әлеге киңәшмә барышында районда белем бирү процессын оештыруга, узган уку елы нәтиҗәләренә күзәтү ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды.
Конференция эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Әхмәтҗанова катнашты.