"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

“Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысасында, балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыру максатыннан тәрбияче Лилия Мустафина һәм социаль педагог Илсинә Нуриева оештырган Сабантуй бәйрәме булып узды. 

 Бәйрәм рухы аның тарихын өйрәнүдән башланып китте, алга таба балалар бик теләп көянтәле чабышта, йомырка тотып чабу, чүлмәк вату, аркан тартыш, “атлар” чабышы, күзне йомып бүләкләр кисү ярышларында катнашты. Саклану чаралары куллануга карамастан (маска кию, ара тоту), Сабантуй кызыклы җанлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International