Минзәләнең тыл ветераны Усманова Мәчтүрә Мирзаян кызы 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 1 июле, чәршәмбе

Бүген, 1 июльдә Минзәләнең тыл ветераны Усманова Мәчтүрә Мирзаян кызы 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Мәчтүрә Мирзаян кызы Минзәлә районының Әтрәкле авылында туган. Ул 8 сыйныфны тәмамлаган. "Гигант" колхозында төрле эшләрдә эшләгән.

1985 елда гаилә белән Минзәләгә күчеп киләләр. Тормыш юлдашы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

 Бүген ул балалары, онык-оныкчыклары тирәсендә гомер итә. 

Хөрмәтле Мәчтүрә Мирзаяновна!

Гомер бәйрәмегез уңаеннан тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International