Район башлыгы Айдара Сәлаховның Россия көне белән котлавы

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйбыз!

1990 елның 12 июнендә Россия Федерациясендә дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде һәм илебез тарихында яңа этап башланды.

Бүген безнең алда гомуми бурыч тора – суверенитетны ныгыту, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, җәмгыятьтә тынычлык һәм тигезлек саклау.  Барлык тырышлыкны берләштереп, Россия һәм Татарстаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен күп эшләр башкара алачагыбызга шигем юк.

Барыгызга да яңа казанышлар, ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм Ватанга хезмәт кебек игелекле эштә уңышлар телим.

 

Айдар Сәлахов,

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International