Татарстанның күп кенә виноградчылары виноград яратырга өлгерде. Әмма күп кенә очракларда безнең шартларда ул өлгереп җитә алмый яки җимешләре әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү - үзе бер фән.
Шуның өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берничә гади киңәш бирә, аларны тыңлап бай, иң мөһиме татлы уңыш җыеп алу мөмкин.
Эксперт Рөстәм Гомәров сөйли:
Яшь чыбыкларда дүрт-биш яфрак күренүгә, артык үсентеләрне өзеп алуга керешергә була. Иң беренче чиратта карт чыбыклардагы үрентеләрне һәм бәйләнгән өлеш астындагыларын алабыз. Аннары куак формалаштырабыз.
Аннары быел уянган бөреләрне саныйбыз. Әйтик, бу ботакта унөч данә. "Виноград, әлбәттә, моны күтәрә ала, әмма алар өлегереп җитә алмый, тиешле күләмдә шикәртуплый алмый. шуның өчен зәгыйфь бөреләрне алабыз. куркырга кирәкми, ике бөре уянган урында берсен генә калдырабыз", - ди тәҗрибәле виноградчы.