Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

3 июнҗдә 18 сәгатьтән 4 июньдә 18 сәгатькә кадәр

         4 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кискен җил булуы көтелә 15-17 м/с, көндез яшен.

 

       Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының татарстан Республикасы буенча ДИ халыкка түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

     1. Биналардан чыгуны чикләргә, мөмкин кадәр бина эчендә калырга. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.

     2. Әгәр дә Сез көчле җил булганда урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында качарга тәкъдим итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качып торырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

     3. Урамда реклама щитларыннан, алтакталардан. юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән читтә булырга тырышыгыз.

     4. Эре агачлар янәшәсендә торырга, шулай ук алар янында автомобиль куярга ярамый.

      Бәла очракларында экстрен хезмәтләр чакыру бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз – «101,112».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International