Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән үсеш перспективалары турында сөйләште.

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән сөт тармагының киләчәккә үсеш перспективалары турында сөйләште.

Чарада Татарстанның Сөт җитештерүчеләр союзы генераль директоры Денис Пирогов, Казан, Зеленодольск, Биектау, Алексеевск сөт эшкәртү комбинатлары җитәкчеләре, «Азбука сыра», «Арча» ҖЧҖ, «Алабуга соте» ААҖ, «Агросила Молоко» ҖЧҖ һ.блар катнашты.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда һәр тәүлектә 3,5 мең тоннадан артык сөт эшкәртелә. Шулай ук республикада халыктан сөт җыю, сөт продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче сөт юнәлешендәге 30 авыл хуҗалыгы кооперативлары эшли. Кооперативларның тәүлеклек эшкәртү күләме 260 - 300 тонна тәшкил итә.

Экспорт мәсьәләләре буенча белешмә алу өчен 8(843)221-75-93 телефонына шалтыратырга яки кызыксындарган сорауларны электрон поста адресына җибәрергә була: koklin.racin@tatar.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International