Җәйге лагерьлар үз эшләрен 1 июльдән башлаячак. Бу турыда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин хәбәр итә: "Сменалар икешәр атна дәвам итәчәк, отрядта 15 кә якын кеше булачак. Бу елның яңалыгы шунда: Covid-19 инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, отрядлар үзара контактта булмаячак, ата-аналарга балалар янына килү тыелачак, корпуслар даими рәвештә дезинфекцияләнәчәк. Вожатыйлар битлек киеп эшләячәк".
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-letnie-lagerya-otkroyut-smeny-1-iyulya