Узган елдан Россиядә пенсия яшен акрынлап күтәрү башланды.
2020 елда иске кануннар белән билгеләнгән яшькә 2019 елның икенче яртыеллыгында җитүчеләр (55 яшь - хатын-кызлар, 60 яшь - ир-атлар) пенсиягә чыгачак.
Аларга 55,5 яшь - хатын-кызларга, 60,5 яшькә - ир-атлар җитүчеләргә пенсия билгеләнәчәк.
Минзәлә районында ел башыннан яңа пенсия кануннары шартларында картлык буенча 107 иминият пенсиясе билгеләнгән.