Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рафил Нугуманов эшләкле сәфәр белән Минзәлә районында булды.
Район Иҗтимагый палатасы рәисе Гөлфия Хәлимова озатуында ул "Таттелеком" ПАҖ филиалы, Минзәлә районында ЭЭМ бүлеге, Минзәлә район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге белән танышты.