Район башлыгы Айдар Сәлахов ТАССРның оешуына 100 ел тулу белән район халкын котлый.

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Инде менә бер гасыр буе бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен Татарстан рухи ватанга әйләнде. Республикабыз тарихында төрле чорлар, төрле җитәкчеләр булган, аларның һәркайсы турында озын-озак итеп сөйләп була, аларның һәркайсы игътибарга лаеклы шәхесләр. Бүгенге көндә Татарстаныбызның үз йөзе, ныклы икътисады, күпмилләтле халкы, талантлы кыз-уллары бар. Республикабыз Россия һәм дөньякүләм җиңүләре, үрнәк булырдай югары күрсәткечләре белән чын мәгънәсендә горурлана ала.

Кадерле милләттәшләр, республикабыз халкы, Сезне барыгызны да ТАССРның бер гасырлык юбилее белән тәбрик итәм. Татарстаныбыз киләчәктә дә милләттәшләребезне берләштереп торучы, бергә җыючы үзәк булып калсын.

Республикабыз тагын да югары үрләргә күтәрелсен, гөрләп чәчәк атсын! Бәйрәм белән!

Минзәлә муниципаль район башлыгы

Айдар Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International