Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар белән бергә территорияне төзекләндерү эшләрен дәвам итә. "Чәчәкләр утырту - матур традициягә әверелде, чөнки һәр клумба тирә-юньне ямьләндереп торачак, хезмәткәрләргә генә түгел, интернатта яшәүчеләргә дә күтәренке кәеф бүләк итәчәк", - дип хәбәр итте учреждение директоры Ирина Исмәгыйлева. Интернатта 22 майда социаль хезмәтләр алучыларга Ураза бәйрәме уздырдылар.
http://menzela.ru/news/novosti/dom-internat-menzelinska-prodolzhaet-rabotu-v-ne-prostykh-usloviyakh-samoizolyatsii