Республиканың мелиоратив комплексы торышы турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тр Хөкүмәт йортында узган утырышта әйтте.
Министр басулардагы вәзгыять турында кыскача әйтеп узды. Бүгенге көнгә 30 га мәйданда чәчеп бетерәсе калган, якын көннәрдә чәчү эшләре төгәлләнәнчәк.
Төп докладка күчкәч. Марат Җәббаров 2010 елның аномаль корылыгыннан соң мелиоратив комплексны яңартуга зур игътибар биреләчәген белдерде.
Соңгы елларда 260 плотина һәм гидротехник корылма төзелгән.