Дәүләт Думасы коронавирус таралуга бәйле рәвештә Россия Президенты гражданнарга, бизнеска һәм НКОга тәкъдим иткән өстәмә чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк Салым кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать. инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде: "Әлеге закон проектын кабул итүне минем округтагы эшмәкәрләр көтә, чөнки ул гражданнарга, кече һәм урта бизнес. үзмәшгуль, коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәмгә юнәлтелгән. Салым йомшартулары турында мәсьәләләр көн саен депутатларга керә".