2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләргә бердәм идентификация кертелә, 21 төбәктә барлык мөгезле эре терлек идентификацияләнгән. Бу көннәрдә Татарстанда бердәм идентификация иңдерү башланды.
Бу көннәрдә Татарстанда мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул терлекнең булуын раслый. Шул ук вакытта терлек хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.
Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, бигрәк тә сәүдәгә чыгарыла алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, хайванның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый ала. Моннан тыш, теркәү номерыннан башка хайванны рәсми рәвештә яраксызга чыгарып булмый.
Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайлап алынды. Хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыту бара.
Идентификация номерларын гамәлгә кертү 2020 елда шулай ук Татарстанның һәр районынның база хуҗалыкларында да башкарылачак. Безнең районда ул "Август-Лениногорск" җәмгыяте (элеккеге "Лениногорская агрофирмасы") булыр дип планлаштырыла.