Бүген, 21 майда, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. "Инвалидлар" һәм "Хәрби хәрәкәтләр ветераннары" категорияләре буенча федераль бюджет хисабына торак шартларын яхшырту мәсьәләсе буенча ике кеше кабул ителде. Гариза бирүчеләргә аңлатмалар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, кабул ителүгә алдан язылу (885555) 3-10 -75 телефоны аша.