Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Альберт Тимерханов Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән очрашу уздырды.

Очрашу барышында Альберт Тимерханов учреждениедә янгын куркынычсызлыгы чаралары, җәйге чорда янгыннар чыгуны булдырмау максатыннан, халык белән профилактик эш, автоном янгын хәбәрчеләреннән файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.

Бүгенге көндә балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче 299 гаиләдә, ялгыз яшәүче гражданнарның 333 йортында әлеге приборлар урнаштырылды. Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International