Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәрбер районында алдынгы цифрлы технологияләр иңдерү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу турыда бүген барлык районнар белән видеоэлемтә режимындагы утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов белдерде.