19 май - Татарстан Республикасы Матбугат көне

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Хөрмәтле "ТАТМЕДИА" АҖ "Минзәлә-информ" филиалы хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйбыз!
Замана кешесе мәгълүматсез яши алмый, аның объектив булуы нәкъ сездән тора.

Массакүләм мәгълүмат чаралары - хакимият һәм халык арасында бәйләүче звено. Алар җәмәгатьчелек фикерен чагылдыра.

Сезнең хезмәтегез бәрабәренә минзәләлеләр районның социаль, икътисадый, мәдәни тормышындагы соңгы вакыйгалар белән хәбәрдар.
Сезгә эшегездә иҗади уңышлар, матур проектлар, укучылар һәм тамашачылар ышанычын яулавыгызны телибез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International