Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүмате буенча:
19 майда көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән: көчле яңгыр. яшен, боз явуы ихтимал, көняк-көнбатыштан. көнҗяктан кискен җил - 15-20 м/с, аерым районнарда - 24 м/с (Казанда - 15-20 м/с).
Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Дәүләт идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга тәкъдим итәбез. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.
2. Әгәр сез урамда чакта көчле җил чыга икән, җир асты кичүләрендә яик бина подъездларында калырга киңәш итәбез. Көчле җилдә бина диварларына сыенырга ярамый, түбәләрдән шифер яки башка түбә материаллары коелырга мөмкин.
Җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да бу кагыла.
Бәла-каза килеп туган очракта, экстрен хезмәтләргә шалтыратыгыз -«101,112».