1945 елның 29 апреле вакыйгалар хроникасы - Бөек Ватан сугышының 1408 нче көне.
29 апрель төнендә ике совет батальоны дошманга көтмәгәндә һөҗүм итеп. Берлин үзәгендә Шпрей аша күперне алалар. Тиз арада һөҗүм иткән частьләр рейхстагтан 300 метр ераклыкта булалар. Әмма парламент бинасын тиз арада ала алмыйлар.
Беренче Белорус фронты гаскәрләре Моабит, Ангальт вокзалын һәм Берлинның үзәк өлеше нең 177 кварталын тулысынча алалар.
29 апрель, 1945 ел. Безнең Җиңүгә кадәр 10 көн кала.