Электр үткәргечләрен ялгыш монтажлауның бәлагә китерүен онытырга ярамый.
Төрле кисемдәге, төрле материалдан, изоляциягә зыян килгән электр үткәргечләреннән файдаланырга, кадак белән беркетү. вакытлыча электр үткәргечләр сузу, тоташтыруларны "бөтереп" куярга ярамавын исегездә тотыгыз.
Электр җылыту приборларының төзек булмавы яки аларны дөрес эксплуатацияләмәү трагедиягә китерергә мөмкин.
Торак йортларда, фатирларда һәм бакча йортларында электр счетчикларында калибрланмаган предохранительләр кулланырга ярамый.
Бер розеткага берьюлы берничә энергия кулланучы приборны тоташтырып, электр челтәренә көчәнеш бирергә ярамый.