Һәр елдагыча, быел да шәһәрдә агач утырту буенча эш дәвам итә.
Садак бистәсен яшелләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Узган ел бу бистәдә Иҗтимагый совет рәисе Гөлфия Хәлимова инициативасы буенча күпсанлы миләш үсентеләре утыртылган иде.
Бу юлы Садак бистәсендә балалар мәйданчыгы алдында, ягъни М.Горький урамыннан Красноармейская урамына кадәр кишәрлектә 32 чыршы һәм нарат утыртылды.
Агач утыртуда ТОС-1, 1 нче урта мәктәп, "Минзәлә-информ", Минзәлә урманчылыгы. район башкарма комитеты. "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә территориаль бүлекчәсе вәкилләре актив катнашты.
Үсентеләр белән Минзәлә урманчылыгы, "Чиста шәһәр" МУП сибу өчен су белән тәэмин итте.